Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин төбәктә коронавирус вәзгыяте буенча актуаль мәгълүматларны җиткерде.
Шулай итеп, тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлануның яңа 106 очрагы ачыкланган. Пандемия чорында республикада 11 653 кеше куркыныч инфекция белән авырган.
Стационарда 202 кеше дәвалану үтә, шуларның 13е - авыр хәлдә. Ясалма сулыш аппаратына 4 пациент тоташтырылган. Амбулатор рәвештә 490 кеше дәвалана.
Тәүлек эчендә 60 кеше сәламәтләнеп чыккан, бу - бөтен авыруларның 93 проценты.
Фото: Башинформ