Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Урал аръягы дәваханәләренең баш табибларына ачкычларын тапшырган ашыгыч ярдәм машиналары линиягә чыкты. Беренче пациентларны ерак торак пунктлардан китергәннәр. Анда элек гадәти "скорыйларда" барып җитү кыен булган.
- Иске машиналар начар юлдан үтә алмый иде, ә бу машиналар яхшы үтә, - ди Сибай үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм машинасы шоферы Марат Ишморатов.
""Соболь" автомобиле базасында эшләнгән ашыгыч ярдәм автомобиле элекке машиналардан салонны җиһазландыру белән дә аерылып тора. Фельдшер Раушания Мостафина, элек мондый җиһазлар турында авыл җирендә медиклар хыяллана гына иде, ди.
Беренче чакыруга чыкканда ук ул пациентка барып җитү өчен сарыф ителгән вакытның кимүен билгеләп үтте.
Хәвефле чакыру буенча беренче километрларны Баймак дәваханәләренә бирелгән машиналар да уңышлы үткән.
- Пациентларга "ковид"тан беренчел ярдәм итү өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Кислород, ИВЛ аппаратлары элек өлкәннәр өчен генә бар иде, хәзер балалар өчен дә барлыкка килде, - ди Баймак үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Илнур Заһретдинов.
Республика бюджеты хисабына сатып алынган алты яңа автомобиль Баймак, Хәйбулла, Зилаер районнары һәм Сибай шәһәренең үзәк дәваханәләренә бирелде. Якын арада автопарк йөкле хатын-кызларны госпитализацияләү өчен йомшак подвескалы уңайлы ашыгыч ярдәм машинасы белән дә тулыландырылачак.
Фото: Башинформ агентлыгы