+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 ноябрь 2020, 10:55

COVID-19ны дәвалаганда антибиотиклар куллану дөрес булмаганмыни?

Әлеге вакытта коронавирус инфекциясеннән дәваланучы пациентларның 90 проценты антибиотиклар ала, тик алар COVID-19га каршы файдасыз икән. Бу хакта бүген Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш микробиологы Роман Козлов белдергән.

"Тикшеренүләр күрсәтүенчә, бүген COVID-19дан дәваланучы пациентларның 90 проценты антибиотиклар ала, шул исәптән аларга катнаш терапия һәм парентераль дарулар бирелә. Дәваханәләрдә генә түгел, өендә дәваланучылар да күпләп антибиотиклар куллана. Килеп туган хәл, һичшиксез, киләчәктә барыбыз өчен дә күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәк. Микроблар даруларга бирешми башлаячак", - дигән ул.

Баш микробиолог әйтүенчә, бактерияләргә каршы препаратлар вирусларга, шул исәптән COVID-19 — SARS-Cov-2 карата да, көчсез.

Аның сүзләре буенча, коронавирус инфекциясе булганда антибиотиклар эчә яисә кадый башлау һич дөрес түгел. Болай дәвалану, киресенчә, кешенең хәлен кискен начарайтуы ихтимал, шуңа күрә антибиотикларны табиб рецепты буенча гына куллану кирәк.

Узган атнада Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да, коронавирус инфекциясен җиңел үткәрүчеләргә антибиотиклар куллану хәвефле, дип белдергән иде.

Фото: tsargrad.tv
Читайте нас