+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 ноябрь 2020, 07:35

Таләпләр тагын да катгыйланды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләрне кертте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләрне кертте.

Документка ярашлы, югары уку йортларында чыгарылыш курс студентлары гына уку йортына барып укый, башка курслар дистанцион белем ала.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстандагы идарәсе белән килешү буенча республика Хөкүмәте COVID-19 инфекциясен лаборатор диагностикалау буенча мөмкинлекләрне киңәйтү өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы лабораторияләре санын арттырырга тиеш.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәге категория кешеләргә коронавируска мотлак тест үтүне тәэмин итәргә тиеш:
йогышлы авыру билгеләре күзәтелгән (яисә медицина күзәтүе вакытында билгеләр ачыкланган) чит дәүләтләрдән Башкортстанга килгән һәркемне;
коронавирус булырга мөмкин билгеләр күзәтелгән, ковидлы авырулар белән бәйләнешкә кергәннәрне, медицина күзәтүе барышында һәм авыру белән бәйләнешкә кергәннән соң медицина күзәтүенең 8-10 календарь көнендә клиник билгеләр булмаса да;
“пневмония”, “грипп”, “ОРВИ” диагнозлы пациентларны;
интернатларда, балалар йортларында, балалар лагерьларында, өлкәннәр өчен пансионатларда һәм башка социаль хезмәтләндерү оешмала­рында, җинаять-башкару сис­темасы учреждениеләрендәгеләрне беренче респиратор билгеләр ачыклану белән;
авыру билгеләр белән медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән 65 яшьтән өлкәннәрне;
һөнәри эшчәнлеге вакытында авыру йоктыру хәвефе булган медицина оешмалары хезмәткәрләрен;
ковид алып керүне кисәтү максатында вахта ысулы белән эшләүче социаль хезмәтләндерү стационар оешмалары, җинаять-башкару системасы хезмәткәр­ләрен бурычларын үти башлар алдыннан;
ковид булуы ихтимал авыруның өч һәм аннан күбрәк очрагы килеп чыккан коллектив балаларын.
Сәламәтлек саклау министрлыгы биологик материалны юнәлткән медицина оешмаларына тест нәтиҗәләрен тапшыруны оператив тәэмин итәргә тиеш (алар тикшерелгән­нән соң 24 сәгатьтән дә соңламыйча).

***

Республика территориясенә коронавирус инфекциясе керүне һәм аның таралуын булдырмау буенча оператив штабның Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә үткән утырышында 9-22 ноябрьдә мәктәпләрнең эш режимы билгеләнде.

Карар кабул иткәндә оператив штаб әгъзалары Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе тәкъдимнәрен исәпкә алды.
Шулай итеп, 1-5нче, шулай ук 11нче сыйныф укучылары бу чорда мәктәпкә йөреп укыячак. 6-10нчы сыйныф укучылары дистанцион укыту төренә күчәчәк.
Башкортстанның аз комплектлы мәктәпләре эшен гадәти режимда дәвам итәчәк.
Өстәмә белем бирү учреждениеләре якындагы ике атнада дистанцион рәвештә дәресләр оештырачак.

***

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга кичә керткән үзгәрешләргә ярашлы, бүгеннән 30 ноябрьгә кадәр 65 яшьтән өлкән, шулай ук хроник авырулары булган кешеләр өчен, 11.00-13.00 сәгатьләрдә азык-төлек, дарулар, финанс оешмаларына һәм элемтә салоннарына мөрәҗәгать итү очракларыннан тыш, мәҗбүри үзизоляция режимы кертелә.

Бу норма, паспорты һәм предприятие тарафыннан бирелгән кәгазь белешмәсе булганда, эш урынында мотлак булырга тиешле оешма һәм власть органнары җитәкчеләренә, хезмәткәрләренә карата кулланылмый.
Үзизоляция режимы, шулай ук, 30 ноябрьгә кадәр социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләргә карата да саклана.
18 яше тулмаган балалар әти-әниләре яисә законлы вәкилләреннән башка сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә булырга тиеш түгел.
Кинотеатрлар, театр-концерт оешмалары, мәдәният йортлары тамашачылар заллары 30 проценттан артык тулмаган очракта, санитар-эпидемио­логик кагыйдәләрне катгый үтәү шарты белән эшли ала. Шул ук вакытта төнге клублар, дискотекалар һәм башка шундый ук объектлар әлегә эшләми.
Эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең кимендә 30 процентын, шул исәптән 65 яшьтән өлкән барлык хезмәткәрләрне, йөкле хатын-кызларны һәм хроник авырулары булган кешеләрне дистанцион режимга күчерергә киңәш ителә.
Җәмәгать туклануы оешмаларына, юл буе хезмәте объектларыннан һәм өйгә китереп бирү рестораннарыннан тыш, эш вакытын төнге 12дән иртәнге 6га кадәр чикләргә кирәк. Шул ук вакытта ризык әзерләүне һәм кешеләрне кабул итүне 23.00 сәгатькә кадәр төгәлләргә кирәк.
Иҗтимагый берләшмәләргә, вузларга һәм мәдәният учреждениеләренә 65 яшьтән өлкән һәм хроник авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтүдә катнашырга теләк белдергән студентлар һәм хезмәткәрләр исемлеген формалаштырырга һәм аны Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына җибәрергә тәкъдим ителә.


Читайте нас