“Башкирская медь” предприятиесендә хезмәткәрләрнең 81 проценты гриппка каршы вакцинацияләнгән.
Быел коронавирус инфекциясе таралу шартларында төбәкнең барлык предприятиеләре алдында хезмәткәрләрне прививка ясатуга мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү бурычы куелган.
“Башкирская медь” компаниясендә грипптан вакцинацияләү сентябрьдә үк башланган. Предприятие 149 мең сумга 700 доза “Гриппол плюс” һәм “Совигрипп” вакцинасы алган.
Барлыгы предприятиедә 845 кеше эшли. Хезмәткәрләр белән вакцинация кирәклеге турында аңлату эшләре алып барыла. Вакцинацияләү графигы хезмәткәрләрнең 15әр көнлек вахта режимын исәпкә алып төзелгән. 31 октябрьгә 685 кеше грипптан прививка ясаткан, бу - хезмәткәрләрнең 81 проценты дигән сүз. Калганнарга вакцинацияләү медицина күрсәтмәләре буенча ярамый яисә отпускталар.
Чагыштыру өчен: үткән елларда предприятиедә вакцинация 40-50 процентны гына җәлеп иткән иде.
Әле предприятиедә авыручылар юк. Вахтаны башлар алдыннан ковидка мотлак тест үткәрелә. Майдан октябрьгә кадәр 5,5 миллион сумга 2265 тест эшләнгән.
– Гражданнарда аңлылык арта. Гриппка вакцинациядән яхшы нәтиҗә көтәбез. Аның хезмәткәрләр сәламәтлегенә, гаиләләренә, компания икътисадына яхшы йогынты ясаячагына шик юк, – дип билгели “Башкирская медь” җәмгыятенең Хезмәт, җитештерү контроле һәм сәнәгать хәвефсезлеге идарәсенең җитәкче урынбасары Дамир Исәнбаев.
Фото: “Башкирская медь” җәмгыяте