+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 ноябрь 2020, 07:30

Үзизоляция режимы янә кайта

Әлегә ул 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авыруларга кагыла.

Әлегә ул 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авыруларга кагыла.

Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр турында игълан итте.

Хәзер 65 яшьтән узганнар, шулай ук хроник авырулар өчен үзизоляция режимы мәҗбүри булачак. Алар урамга 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр генә чыга ала. “Кайбер өлкәннәребез эштә бик кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, аның бу вакытта ни өчен эшкә чыгуы турында белешмәсе булырга тиеш”, — диде Радий Хәбиров. Яңа режим бүгеннән үз көченә керә.
Башкортстанда сәүдә үзәкләре һәм кинотеатрлар эшенә дә кайбер чикләүләр кертелә. Республика Башлыгы белдерүенчә, хәзер республикада 18 яшькә кадәр бала­ларга әти-әниләре, яки законлы вәкилләрдән башка сәүдә үзәк­ләренә керү тыелачак. Шулай ук төбәктә кинотеатрларда кертелгән чикләүләрне контрольдә тотуны көчәйтү планлаштырыла. Кинотеатрларда залның 30 процентка тутырылуы саклана. Әгәр кеше кинога бара икән, ул барлык тиешле кагыйдәләрне үтәргә тиеш.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин төбәктә коронавирус вәзгыяте буенча актуаль мәгълүматларны җиткерде. Тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлану очрагының яңа 106 очрагы ачыкланган. Стационарда 202 кеше дәвалана, шулар­ның 13е — авыр хәлдә. Ясалма сулыш алдыру аппаратына 4 пациент тоташтырылган. Амбулатор рә­вештә 490 кеше дәвалана. Тәүлек эчендә 60 кеше сәламәтләнеп чыккан.
Башкортстанда кош гриппы таралу куркынычы барлыкка килде. Республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, күрше субъ­ектларда — Чиләбе өлкәсендә һәм Татарстанда инфекция очраклары ачыкланган.
Инфекцияне төп таратучылар булып кыргый кошлар тора, шулай ук авыру кош-корт азыгы аша йогарга мөмкин. Шуңа кош гриппы таралуын булдырмас өчен берничә чара күрергә тәкъдим ителә:
йорт кошларын ихатадан чыгармаска;
белмәгән урыннан азык, йорт кошлары, аларның итен сатып алмаска;
көн салкынаюын көтмичә кошларны суярга;
авыруның клиник билгеләре ачыкланган очракта кичекмәстән районның Дәүләт ветеринария хезмәтенә яки ветеринария хез­мәтенең кайнар линиясенә
(8-800-77-55-828) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Киңәшмәдә төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Рәмзил Күчәрбаев республиканың Дольщиклар хокукларын яклау фонды белән эш нәтиҗәләре турында бәян итте. Әлеге министрлык раслаган чаралар планы кысаларында проблемалы 127 объектның 7639 дольщигы буенча мәсьәләне хәл итү планлаштырыла. Яңа Булгаковода күпфатирлы йортларны сафка кертү йортларның санын 125кә калды­рырга мөмкинлек биргән.
“Башкортстан ихаталары” программасын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. Бүгенге көнгә Уфада 10 ихата буенча эшләр төгәлләнгән, 18 ихатада җитешсезлекләр бетерелә, 46сында эшләр тиздән тәмамланачак.
— Гомумән алганда, респуб­ликада төзекләндерү буенча эшләр 90 процентка төгәлләнгән. 183 ихатадагы эшләр тулысынча тәмам, 113ендә эшләр әзерлек сызыгында, 83 ихатада эшләр төгәлләнеп килә. Күпфатирлы 346 йортта яшәүчеләр яңа уңайлы шартларда яши башлады. Быелгы авыр эпидемиологик шартларда да муниципалитетлар програм­маны җәйге чорда гамәлгә ашыра алды, — дип хәбәр итте вице-премьер, торак-ком­муналь хуҗалык министры Борис Беляев.
Проектны тормышка ашыруда Октябрьский, Нефтекама, Күмертау, Мәләвез, Яңавыл, Бәләбәй шә­һәрләре, Чакмагыш, Бакалы, Краснокама районнары иң яхшылар дип табылган.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас