Бүген авыл халкын шатландырып, өр-яңа, заманча, модульле фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.
Иске пункт авария хәлендә һәм санитар нормаларга җавап бирми иде. Хәзер авыл халкының якты, җылы, уңайлы, барлык заман таләпләренә җавап бирүче фельдшер-акушерлык пунктлары булды.
Яңа бина “Беренчел медик-санитар ярдәм системасын үстерү” проекты кысаларында булдырылды. Бу эшкә федераль бюджеттан 2 миллион 970 сум акча бүленде. Бина эчендә 500 мең сумлык җиһаз һәм медицина мебеле урнаштырылган.
Күпербаштагы ФАП Краснокама үзәк район дәваханәсенең Куян авылындагы 2нче поликлиника бүлегеннән 12 километр ераклыкта урнашкан. Биредә Күпербаш һәм Шәрип авыллары халкы хезмәтләндереләчәк. Якынча 200 кешенең 13е бала, 73е хезмәт яшендә.
Иркен пунктта барлык кирәкле кабинетлар бар: кабул итү, процедуралар, хатын-кызлар өчен, дарулар саклау, персонал өчен бүлмәләр.
ФАП территориясе төзекләндерелгән, су үткәрелгән. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус урнаштырылган. Территорияне коймалап алу, стоянка булдыру, тышкы инженерлык коммуникацияләре үткәрү өчен муниципаль бюджеттан 804 мең сум бүленгән.
Биредә пациентларны фельдшер-акушер Эльвира Хәбибуллина кабул итәчәк. 20 ел стажы булган белгечнең “Дәвалау эше” белгечлеге буенча югары квалификациясе бар. Күпербаш халкын ул 5 ел хезмәтләндерә. ФАП булганчы кешеләрнең өйләренә йөреп эшләгән. Авыл халкы үз фельдшерларын җылы сүзләр белән искә ала, яңа ФАПка шатланып бетә алмый.
Шушы авылда яшәүче Флүрә Мифтахова әйтүенчә, бу вакыйга - авылдагы һәркем өчен зур сөенеч. Гөлүзә Мирфайсалова балаларга прививкаларны еракка йөрмичә ясатып булачагын аеруча билгеләде.
Авыл хакимияте башлыгы Зилә Колобова яңа ФАПның авыл халкы сәламәтлегенә яхшы йогынты ясаячагына ышаныч белдерде.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы