+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 ноябрь 2020, 07:23

Янә бер мэр ковид йоктырган

Күңелсез хәбәр Салаваттан килде.

Күңелсез хәбәр Салаваттан килде.

Дөньяда коронавирус инфекциясе пандемиясе дәвам итә. Салават мэры Игорь Миронов һәм аның хатынының коронавирус белән авырулары билгеле булды. Бу хакта шәһәр башлыгы Facebook битендә хәбәр итте.

"Бүген коронавируска анализ нәтиҗәләре килде. Нәрсә әйтә алам? COVID-19 безнең гаиләне дә читләтеп узмады - миндә дә, Таня да уңай нәтиҗә. Нәрсә дияргә инде, безгә бергә узарга туры киләчәк чираттагы сынау бу", - дип яза Игорь Миронов.

Моннан тыш, Салават мэры Башкортстан халкына сәламәтлек тели:
"Барыгызга да сәламәтлек телим, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!" - ди ул.

Фото: Facebook
Читайте нас