Әле лабораторияләрдә белгечләр берничә сменада эшли, дәүләт медицина учреждениеләрендә генә тәүлегенә 7,5 меңнән артык тикшерү үткәрелә. Медикларга төн уртасына кадәр эшләргә туры килә.
Уфаның 13нче дәваханәсе лабораториясендә ПЦР-анализлар үткәрү өчен бригадалар 4 сменада эшли. Һәркайсында 2шәр кеше. Тәүлегенә тикшерүләрнең гомум күләме 800гә җитә.
Азалия Байбулатова ковидка тестлар белән пандемия башыннан эшли. Ул үзе дә коронавирус белән чирләргә өлгергән. Хәзер йөкләнеш аеруча зур. Студент-медиклар ярдәмгә килә, күрсәткечләрне электрон системага кертәләр. Пациентлар “Промед”та нәтиҗәләр юклыгына зарлангач, хәзер нәтиҗәләрне шалтыратып та хәбәр итә башлаганнар.
Үзәк клиника-диагностика лабораториясе мөдире Светлана Кузякова әйтүенчә, башка төрле анализлар азайган. Мәсәлән, гомум кан анализы яисә биохимик тикшерү. Үзәк лабораториягә башкаланың барлык поликлиникаларыннан биоматериаллар килә.
Бүген клиника-диагностика лабораториясенә иганәчеләр ковидны ачыклау өчен яңа амплификатор биргәннәр. Хәзер медиклар тикшерүләрне ике тапкырга күбрәк башкара ала. Ләкин ковидның икенче дулкыны шартларында бу да җитәрлек түгел. Барлыгы Башкортсанда короанвирус диагностикасын 22 учреждение үткәрә. Аларның 16сы – дәүләтнеке. Ел ахырына кадәр республикада янә 4 яңа лаборатория ачылачак.