1957 елгы ханым Уфада гомер кичергән. Коронавирустан тыш икенче типтагы шикәр диабеты, цереброваскуляр авыру, баш миенең хроник ишемиясеннән интеккән.
Башкортстанда яңа коронвирус инфекциясен йоктыручылар 11981гә җитте.
Соңгы тәүлектә республикада ковид йоктыруның 110 яңа очрагы ачыкланды.
Әле Башкортстанда 906 кеше ковидтан дәвалана.
11011 якташыбыз коронвирусны җиңгән.
Соңгы тәүлектә республикада 27 кеше ковидтан савыккан.
Куркыныч инфекция барлыгы 64 якташыбызның гомерен алып китте.
Бер тәүлектә пневмония белән авыручылар 315 кешегә арткан. 321 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1494779 тикшерү үткәрелгән, 1445364 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшерелүләр саны – 12724, 12323 кеше тест үткән.