+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 Ноября 2020, 09:34

Тирләү - куркыныч чир билгесе

Тик торганда тирләү - куркыныч авыру башлануның беренче күрсәткече, ди табиблар.

Тик торганда тирләү - куркыныч авыру башлануның беренче күрсәткече, ди табиблар.

Йөгермәгәндә, ниндидер физик эш башкармаганда да тирләп торасыз икән, вакыт сузмыйча табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Бу хәвефле авыру башлануның беренче күрсәткече булуы бик ихтимал.

Паркинсон авыруы хакында ишеткәнегез бардыр инде. Ул адәм баласын инвалид коляскасына, даими рәвештә кешеләр ярдәменә мохтаҗ булуга китереп җиткерә торган яман чир. Паркинсон авыруы үсешкәндә, кешедә кул, аннан баш калтырап торуы күзәтелә башлый. Арытаба адәм баласының йөз-чырае катып калган, әйтерсең дә ул битлек кигән кебек була - аңарда хис-кичерешләр чагылмый. Бу хакта Американың Паркинсон авыруы ассоцияциясе белгечләре яза.

Куркыныч чирнең беренче билгеләрен үк танып, дәвалауны башлаганда, кешене кызганыч хәлгә җитүдән коткарып булуын билгели алар. Чир акрынлап организмны яулап ала, аңа каршы тору өчен, пациентка үз вакытында һәм дөрес медицина ярдәме күрсәтелүе төп шарт.


Фото: tkgorod.ru
Читайте нас