+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 ноябрь 2020, 11:45

Үзәк клиника-диагностика лабораториясе ничек эшли?

Уфаның 13нче шәһәр клиник дәваханәсенең Үзәк клиника-диагностика лабораториясе икече дәрәҗәдәге лаборатория булып тора.

Уфаның 13нче шәһәр клиник дәваханәсенең Үзәк клиника-диагностика лабораториясе икече дәрәҗәдәге лаборатория булып тора.
Монда шәһәрнең 16 поликлиникасы хезмәтләндерелә, көненә 65 меңгә кадәр тикшерү үткәрелә (көненә 5000 проба, 1 проба – 1 кеше).
Үзәк клиника-диагностика лабораториясендә тәүлек әйләнәсенә экспресс-лаборатория эшли. Ул тәүлегенә 50 пробага кадәр үткәрә (1 проба – 1 кеше). Бу якынча тәүлегенә 550 тикшерү дигән сүз.
Пандемия шартларында лабораториядә бер яктан тикшерелүләр буенча йөкләнеш кимеде, икенче яктан, ПЦР-диагностика кертелү сәбәпле, тестлар үткәрү артты. ПЦР-диагностика буенча биредә 3 район дәваханәсе хезмәтләндерелә.
11 ноябрьдә лабораториягә «ОДК-Уфимское моторостроительное производственное объединение» җәмгыяте ярдәме белән икенче амплификатор (ПЦР-машина) кайтты. Бу тестларны ике тапкыр арттырырга ярдәм итәчәк.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас