Аскын районының "Танып" шифаханәсе республика дәваханәләрен шифалы су белән тәэмин итә.
Әлеге вакытта минераль су дәваханәләргә җибәрелер өчен тутырылып куелган. Өч тонна үз сәгатен көтә. Бүген-иртәгә аны Бөре үзәк район дәваханәсенә тапшырачаклар.
Бүген Республика клиник йогышлы авырулар үзәге дә шундый ук сыйфатлы эчәр су алды. Хәйрия ярдәме һәм «Бердәм Русия» партиясенең «Безнең кайгырту» партия проекты кысаларында Аскын районының «Танып» шифаханәсе белән берлектә сәламәтлек саклау учреждениеләренә 5 тонна шифалы су бүлеп бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел генә өч тонна су Аскынның үзәк район дәваханәсенә тапшырылды.
Фото: Аскын районы хакимияте сайтыннан