+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 ноябрь 2020, 09:05

Башкортстан 15 миллиард сум алачак

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы заявка кампаниясен уңышлы үткәрде һәм 2024 елга кадәр беренчел медицина звеносын үстерү өчен федераль бюджеттан 15 миллиард сум алачак.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы заявка кампаниясен уңышлы үткәрде һәм 2024 елга кадәр беренчел медицина звеносын үстерү өчен федераль бюджеттан 15 миллиард сум алачак.

Бу хакта оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

«Шулай итеп, 2024 елга тулысынча модернизацияләнгән сәламәтлек саклау системасы белән чыгу өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. Бу бигрәк тә авыл территорияләренә кагыла. Без авылларыбызны саклап калырга тырышабыз. ФАП ачу тантанасында мин кайда гына булсам да, моның урындагы кешеләр өчен һәрчак зур шатлык булуын күрәм. Бу эшне дәвам итәргә, яңа сыйфатлы фельдшер пунктлары төзергә һәм алар өчен кадрлар табарга кирәк".

Башкортстан Башлыгы киләсе оперативкага 2021 елга акчаларны бүлү планнары турында мәгълүмат әзерләргә кушты.

Фото: Башинформ
Читайте нас