Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы битлекләр кимәгән өчен штрафларның яңа режимы турында белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, оператив төркемнәр көн саен уртача 200 кешене штрафка тарттыра, һәм бу инде үз нәтиҗәләрен биргән.
«Мин бездә җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүнең мәҗбүри таләп булуы турында әйттем. Без көн саен 200әр кешене штрафка тарттырабыз. Күп кенә иҗтимагый урыннарда хәлләр яхшырды, кешеләр битлек киеп йөри башлады, шуңа да карамастан, мин бу эшне дәвам итүегезне сорыйм», - диде ул.
Ул, шулай ук, түрәләргә берничә йөкләмә бирде.
«Без бу вәзгыятьне тотрыклы авыр дип бәялибез. Көн саен 100дән артык авыру теркәлә, атна дәвамында берничә кеше үлә, шуңа күрә бу - бик авыр хәл. Аллаһка шөкер, коточкыч үсеш сизелми. Минемчә, без кабул иткән барлык чараларны үтәгән очракта, күпмедер вакыттан соң бездә авыручылар саны тукталачак. Әмма моңа вакыт кирәк", - дип билгеләп үтте Башлык.
Ул койка фондын контрольдә тотарга һәм кирәк булганда коронавирус белән авыручылар өчен урыннар санын арттырырга кушты. Төбәк җитәкчесе, шулай ук, ике-өч атнадан Стәрлетамакта госпиталь ачылачагын, моның covid-19 белән авыручыларны дәвалауда хәлне җиңеләйтәчәген билгеләп үтте.
«Безнең бөтен ил, бөтен дөнья диярлек, бераздан ике атналык Раштуа каникулларына китәчәк. Менә бу вакытта проблемалар булмасын өчен дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булырга тиеш түгел. Бу хакта алдан уйларга кирәк. Кешеләр барыбер чирләячәк, һәм бездә ял кайгысы булмаячак...", - дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Фото: главарб.ру