Коронавирустан Әлшәй районында яшәгән 1953 елгы хатын-кызның вафат булуы билгеле булды.
Ковидтан тыш, мәрхүмәдә мезентериаль кан тамырлары тромбозы, 2нче типтагы шикәр чире күзәтелгән.
Әйткәндәй, Башкортстанда ковид йоктыручылар 12444кә җитте. Соңгы тәүлектә 116 якташыбызда яңа коронавирус инфекциясе ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 318 кеше дәвалана, аларның 32се авыр хәлдә, 6 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны җиңел формада кичерүче 948 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 9 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 11110.
Кызганычка каршы, ковидтан вафат булучылар көннән-көн арта бара. Башкортстанда бу инфекциядән вафат булучылар саны 68гә җитте.
Соңгы тәүлектә 323 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 310 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1542541 тикшеренү үткәрелгән, 1491963 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 10670, 10516 кеше тест үткән.