+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 ноябрь 2020, 15:10

“Темпны сакласак, барысы да барып чыгачак!”

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республикадагы сәламәтлек саклауда беренчел звеноны үстерү мәсьәләсен тикшерделәр.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республикадагы сәламәтлек саклауда беренчел звеноны үстерү мәсьәләсен тикшерделәр.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, бу өлкәдәге эшне 2111 фельдшер-акушерлык пункты тәэмин итә.
Быел “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның 41 районында 94 яңа ФАП ачылачак. Аларның 79ы федераль чаралар исәбенә ачыла. Кызганычка каршы, кайбер районнарда программа үтәлеше, җир участоклары бирүне тоткарлау сәбәпле, тоткарлана.
Максим Забелин билгеләвенчә, ФАПларны персонал белән тәэмин итүдә “Авыл фельдшеры” программасы зур роль уйный. 2017-19 елларда бер тапкыр бирелә торган 500 мең сумлык түләүләрне 176 белгеч алган. Быел программага урта звенодагы тагын 44 медик керәчәк.
– Без 2024 елга кадәр барлык иске ФАПларны модернизацияләчәкбез яисә алыштырачакбыз дип сөйләштек. Бу - якынча 400 берәмлек, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Быел яхшы эшләдек. Мондый темпларны сакласак, барысы да барып чыгачак. Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына рәхмәт белдерәсем килә, алар Русия Хөкүмәте тарафыннан формалашкан беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча заявкалар кампаниясен тәмамлады. Нәтиҗәләр буенча, без 15 миллиард сумга якын акча алырга тиешбез, беренче акчалар 2021 елда ук киләчәк. 2024 елга бездә тулысынча модернизацияләнгән сәламәтлек саклау системасы булырга тиеш.
Радий Хәбиров Башкортстан өчен авылда медицина үсешенең зур әһәмиткә ия булуын ассызыклады.
Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/137214.html
Читайте нас