Республикада Ковидка каршы ситуацион үзәк булдырылуы турында хәбәр иткән идек.
Үзәк “Торатау” Конгресс-холлында урнашкан. Ул медицина оешмаларына ярдәм максатында кешеләргә оператив консультация бирер өчен оештырылды.
Ковидка каршы ситуацион үзәк хезмәткәрләре түбәндәге мәсьәләләр буенча консультация һәм ярдәм тәкъдим итә:
стационар ярдәм (дәваханәләр), ковид темасына кагылышлы,
амбулатор, поликлиника звеносы,
ашыгыч медицина ярдәме,
дарулар белән тәэмин итү,
ковидка тест нәтиҗәләре,
компьютер томографиясенең амбулатор үзәкләре,
коронавирус инфекциясенә кагылышлы башка мәсьәләләр.
Оператор мөрәҗәгать буенча консультация, ачыклаучы сораулар бирә һәм, кирәк булса, медицина оешмасы белгече белән тоташтыра. Мөрәҗәгать итүченең контактлары һәм аның мөрәҗәгате киләчәк бәйләнеш һәм мәсьәләне оператив хәл итү өчен саклана.
Куелган бурычларны оператив үтәү өчен үзәк Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Роспотребнадзор”, “Росздравнадзор”, Гигиена һәм эпидемиология үзәге һәм башка медицина оешмалары белән бәйләнештә тора.
Ковидка каршы ситуацион үзәк шалтыратуларны көн саен 8-20 сәгатьләрдә, тәнәфессез һәм ялларсыз кабул итә.
Телефон номеры республиканың барлык районары өчен бер – 8 (347) 218-19-19.
Башка хезмәтләрнең “кайнар элемтә” номерлары да эшен дәвам итә:
- 1301 – табибны өйгә чакыру,
103 – ашыгыч ярдәм чакыру,
104 8 (347) 286-58-27; 8 (347) 279-91-20 (күпканаллы, тәүлек әйләнәсенә) - коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча,
8-800-201-89-03 – үзизоляциядәгеләргә, 65 яшьтән өлкәннәр һәм хроник авырулары булганнарга дарулар һәм азык-төлек китерү өчен.