+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 ноябрь 2020, 06:50

Антибиотиклар чирне катлауландыра

Коронавирусның авыр формасы, диагноз куелганнан соң, беренче көннәрдә антибиотиклар кабул иткән кешеләрдә 1,5 тапкыр ешрак күзәтелә.

Коронавирусның авыр формасы, диагноз куелганнан соң, беренче көннәрдә антибиотиклар кабул иткән кешеләрдә 1,5 тапкыр ешрак күзәтелә.

Кытай галимнәре шундый ачыш ясаган.

Пациентларның бер өлешенә стационарга кергәннән соң ике көн эчендә антибиотиклар бирәләр. Ә башка пациентларга антибиотиклар бөтенләй билгеләнмәгән, яки аларны соңрак биргәннәр. Нәтиҗәдә, 30 көн эчендә антибиотикларны диагноз куелуга ук кабул иткән кешеләрдә ковид-19ның авыр формасы 1,5 тапкыр күбрәк булган.

Шулай ук антибиотикларны беренче көннән үк кабул иткән пациентлар стационарда калганнарына караганда озаграк яткан: беренчеләре дәваханәдә - уртача 18 көн, икенчеләре 13 көн үткәргән.

Фото: Уфа1.ру
Читайте нас