+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 ноябрь 2020, 13:00

Антибиотиклар ковидны дәваламый!

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында республика халкына коронавирустан дөрес дәвалану буенча киңәшләр бирделәр.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында республика халкына коронавирустан дөрес дәвалану буенча киңәшләр бирделәр.
Антибиотиклар куллану ковидны дәвалауга йогынты ясамый, дип белдерделәр ведомствода. Вируслы инфекция вакытында үпкәләр зарарлануы да бу дарулар белән дәваланмый, дип ышандыра белгечләр.
“Табиб күрсәтмәсеннән башка антибиотиклар куллану коронавирус инфекциясенең катлаулануына китерә. Аларны контрольсез эчү ашказаны-эчәклек тракты, бөерләр, бавыр эшчәнлеген боза, аллергия реакцияләре булдыра. Башка вакытта препаратлар ярдәм итмәскә мөмкин”, – дип аңлаттылар министрлыкта.
Яңа коронавирус инфекциясен дәвалау һәм кисәтү өчен медиклар С һәм Д витаминнары, цинк кебек микроэлементлар кулланырга киңәш итә. Температура 37,5тән узган хәлдә парацетомол кебек температура төшерүче дару эчәргә кирәк.
Фото: arpeflu.ru
Читайте нас