“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” проекты кысаларында Усман, Тукай, Иске Ибрай авылларында өч модульле фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.
Усман авылындагы иске пункт 1961 елгы, санитар нормаларга туры килми иде. Биредә ике авыл халкы хезмәтләндерелә – Усман һәм Салих. 206 кешенең 153е өлкәннәр, фертиль яшьтәге хатын-кызлар - 42, балалар - 53. ФАПта 20 ел стажлы фельдшер Ленара Тәминдарова эшли.
Иске Ибрай авылындагы медпункт 1983 елда төзелгән, санитар таләпләргә җавап бирми. Монда биш авыл халкы медицина ярдәме ала – Кече Ибрай, Иске Ибрай, Баеш, Берлек, Борисовка. 312 кешенең 277се - өлкәннәр, 41 хатын-кыз - фертиль яшьтә, бер йөкле хатын-кыз, 35 бала. Үзәк район дәваханәсе 28 километр ераклыкта. ФАПта 40 ел стажлы фельдшер Мәрьям Рахмангулова эшли.
Тукай авылындагы пункт 1976 елгы, санитар нормаларга туры килми. Биредә дүрт авыл халкы хезмәтләндерелә – Тукай, Абдрахман, Әхмәт, Иске Ивановка. 773 кешенең 700е - өлкәннәр, 78 хатын-кыз фертиль яшьтә, 73 бала. Үзәк район дәваханәсенә барыр өчен 27 километр үтәргә кирәк. ФАП компьютер белән тәэмин ителгән, интернетка тоташтырылган. Биредә 39 ел стажлы фельдшер Зилә Дибаева, 9 ел стажлы акушерка Зарина Лукьянова эшли.
Яңа модульле ФАПларның гомум мәйданы 67 квадрат метр. Алар заман таләпләренә җавап бирә, пациентлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылган. Кабул итү, прививка ясау, көтеп тору бүлмәләре бар. Яңа биналарга су кергән, канализация эшләнгән. Барлык кирәкле җиһазлар бар.
Авыл кешеләрен бу шатлыклы вакыйгалар белән район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов та тәбрикләде. Ул 1 октябрьдә генә районда ике яңа ФАП ачылганын искә төшерде, бүген берьюлы өч фельдшер-акушерлык пункты ачылуны тарихи вакыйга дип атады.