+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 ноябрь 2020, 15:00

70нче якташыбыз ковидтан гүр иясе булды....

Соңгы тәүлектә республикада тагын бер кешенең гомере өзелүгә яңа коронавирус инфекциясе сәбәпче булды.

Соңгы тәүлектә республикада тагын бер кешенең гомере өзелүгә яңа коронавирус инфекциясе сәбәпче булды.
Республикада коронавирус йоктыручылар 12684кә җитте. Соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә 119 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 346 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 31е авыр хәлдә, 11е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Инфекцияне чагыштырмача җиңел формада кичерүче 1077 кеше өйдә дәвалана.
Бер тәүлектә 37 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 11191.
Кызганычка каршы, ковидтан вафат булучылар көн саен теркәлә. Андыйлар исәбенә янә бер кеше өстәлде, Башкортстанда инфекция 70 кешенең гомерен алып китте.
Соңгы тәүлектә 366 кешедә пневмония ачыкланган, 351 кеше исә аннан савыгып чыккан.
Барлыгы 1566624 тикшеренү үткәрелгән, 1515489 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшерелүләр саны – 12721, 12403 кеше тест үткән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас