Республикада авыл медицинасын тергезү буенча ныклы эш бара. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер киңәшмәсендә шундый бурыч куйды.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтүне үстерү” проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда план буенча 101-2000 кеше яшәүче торак пунктлары өчен ФАПларның һәм табиблык амбулаторияләренең модуль конструкцияләрен урнаштыру буенча эш бара. Максат – авыл халкына медицина ярдәмен мөмкин һәм сыйфатлы итү. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетыннан быел 320 миллион сум бүленгән.
Быел барлыгы модульле 94 фельдшер-акушерлык пунктын урнаштыру планлаштырылган. Бүгенге көнгә 96 модуль конструкция алырга ( 93 ФАП һәм 3 табиблык амбулаториясе) контрактлар төзелгән. Экономия исәбенә өстәмә тагын бер ФАП алу планлаштырыла.
Модуль ФАПларны урнаштыру 41 районда һәм 2 шәһәр округында башкарыла. 12 ноябрьгә 74 фельдшер-акушерлык пунктын монтажлау тәмамланган.
ФАПларны урнаштыру буенча чараларны тормышка ашыру республика районнарында уңайлы хезмәттәшлек шартларында башкарыла. Район хакимияте җир участогы бирә, инженерлык челтәрләрен тоташтыруны, территорияне төзекләндерүне тәэмин итә. Сәламәтлк саклау министрлыгы ФАПларны урнаштыруны, медицина җиһазлары һәм мебель алуны башкара.
Республикада “Авыл фельдшеры” программасы буенча төбәк бюджетыннан фельдшерларга бер тапкыр түләнә торган 500 мең сум күләмендә ярдәм бирелә. Быел бу максатларга республика бюджетыннан 22 миллион сум бүленгән. Бу авыл җиренә урта медицина белемле 44 белгечне җәлеп итү мөмкинлеге бирә.
Быел республиканың күп районнарындагы авылларда, халыкны шатландырып, яңа ФАПлар ачылды. Бу хакта язмалар “Кызыл таң” гәзитендә һәм сайтында яктыртылып килде. Кичә генә шатлыклы вакыйга Авыргазы районында булды. Анда берьюлы өч авылда фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы