+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 ноябрь 2020, 09:46

Кофе эчү кемнәргә ярамый?

Иртән, яки төшке аш вакытында кофе эчәргә яратучылар бихисап. Тик менә әлеге эчемлекнең организмга файдасы гына түгел, зыяны да булырга мөмкин. Бу хакта табиб-эндокринолог, диетолог Алексей Калинчев яза.

"Иртән кофены ач карынга эчү һич ярый торган гамәл түгел. Мондый гадәтнең гастрит, панкреатит һәм ашказаны-эчәк системасының башка хроник авыруларын китереп чыгаруы ихтимал", - ди табиб. Ә менә ашаганнан соң кофе эчү зыян китерми.

Тик менә кофе төрле кеше организмына төрлечә тәэсир ясый: аны йокы басудан котылам дип эчү дөрес түгел, кемнедер ул, киресенчә, йоклата. Югары кан басымыннан җәфаланучыларга да бу эчемлектән баш тарту кирәк. Ә сәламәтлегендә мондый тайпылыш күзәтелмәгәннәргә кофе эчү әйбәт тәэсир итә.

Кайбер тикшеренүләр күрсәтүенчә, ул баш мие эшчәнлеген яхшыртырга сәләтле. Тик һәрнәрсәдә чама белү зарур. Кофены да көненә 2-4 чынаяктан артык куллану ярамый.

Фото: aminoapps.com
Читайте нас