Әле республика территориясендә кискен респиратор авыруларның үсше күзәтелә. 1,5 миллионга якын кеше вакцина алган, алар арасында 300 меңнән артык бала бар.
Прививка ясау компаниясе дәвам итә.
Әле республикада грипп очраклары теркәлмәгән, ОРВИлар арта бара. Авыручылар саны эпидемиология тупсасыннан түбәнрәк әле, дип белдерәләр “Роспотребнадзор” белгечләре.
Коронавирус кичергәннәр өчен гриппның аеруча хәвефле булырга мөмкинлеге хакында язган идек. Шуңа бу сезонлы авырудан саклану чарасы хакында онытмасак иде.