+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 ноябрь 2020, 12:05

Тәмәке тартучыга ковид аеруча куркыныч

COVID-19 пандемиясе вактыныда табиблар тәмәке тарту кебек яман гадәтне ташларга өнди. Ни өчен дигәндә, тәмәке тартучылар өчен коронавирус аеруча зур хәвеф тудыра икән.

COVID-19 пандемиясе вактыныда табиблар тәмәке тарту кебек яман гадәтне ташларга өнди. Ни өчен дигәндә, тәмәке тартучылар өчен коронавирус аеруча зур хәвеф тудыра икән.

Тәмәке көйрәтүчеләргә ковид эләксә, алар бу чирне бик авыр үткәрә. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Тәмәке тарту үпкәләрне бик зарарлый, шуңа күрә дә тәмәке тартучыларның COVID-19ны бик авыр кичерүе күзәтелә. Аларның организмы респиратор авыруларга да тиз бирешә, ә коронавирус инфекциясе хакында сөйләп тә торасы юк", - ди белгечләр.
Шунысы да бар: яман гадәтлеләрнең күбесенә инфекция авыз аша тәмәке тартканда эләгә.

Фото: free.veranek.ru
Читайте нас