– Яңа фельдшер-акушерлык пунктында эшли башлау миңа яңадан туган кебек тәэсир итте. Әйтерсең, оҗмахка эләктем. Хәзер эшлисе килеп кенә тора! – дип шатлыгы белән уртаклаша Дмитриевка авылы фельдшеры Флүзә Вәлиева.
Флүзә ханым 35 ел авыл халкының сәламәтлеге сагында тора, бөтен гомерен медицинага багышлаган. Кешеләр аны ярата, хөрмәт итә, җылы сүз, яхшы мөнәсәбәт белән дәвалавын билгели. Флүзә Вәлиева бу авылдагы һәркемнең - өлкәннәрнең дә, балаларның да - сәламәтлек торышы белән таныш. “Башта балаларны үстерергә ярдәм итте, хәзер оныкларны үстерә!” – дип елмая авылның өлкән яшьтәге апалары.
– Үземнең бәләкәй чактагы фельдшерыбыз һәрвакыт исемдә. Ничек итеп балык мае эчерергә тырышканы, ә минем карават астына кереп качканым! – дип көлеп искә ала Флүзә ханым. – Хәзер үзем балалар белән уртак тел табу серләренә төшендем. Аларга барысын да аңлатып, өлкәннәр белән сөйләшкән кебек аралашам.
Бу авылдагы иске ФАП инде бик таушалган, санитар нормаларга туры килми. Шуңа фельдшер-акушерлык пунктын биредә һәркем зур сөенеч белән кабул итте.
Игнатовка авылы кешеләре дә быел шундый ук шатлык кичерде. Заманча, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән яңа фельдшер-акушерлык пунктында пациентлар өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган.
Биредә 30 елга якын фельдшер булып Роза Туктарова эшли.
– Һөнәремне балачактан яратып сайлаган идем. Бу юлны сайлавыма һич үкенмим. Хезмәтемне яратып башкарам, – ди Роза Туктарова. – Хәзер мондый ФАПта эшләү мөмкинлеге канатлар куйгандай булды!
Авыл халкы фельдшерларын бик ярата, аларның үз һөнәренең остасы булуларын билгели.