+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 ноябрь 2020, 18:14

Медиклар таксида ташламалы хакка йөриячәк

COVID-19 пандемиясен җиңү һәм медицина персоналына ярдәм итү буенча өстәмә чаралар комплексы «Бердәм Русия» партиясе тарафыннан ил хөкүмәте белән берлектә эшләнгән һәм якын арада эшли башлаячак. “Бердәм Русия" медикларның таксида йөрүе өчен махсус ташламалы тарифларга ирешәчәк.

Бу хакта партия Хөкүмәт белән берлектә пассажирлар ташучылар һәм операторлар белән сөйләшүләр алып бара, дип хәбәр итә «Бердәм Русия»нең Генеральный советы секретаре Андрей Турчак.

"Табиблар кешеләргә булыша һәм, әлбәттә, үзләре дә мондый ярдәмгә мохтаҗ. Минемчә, бу дөрес һәм гадел», — дип ассызыклый сәясәтче.

Русия Президенты Владимир Путин 18 ноябрьдә Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә төбәкләрдә пандемия шартларында медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген хәл итү кирәклеге турында белдерде. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, “хәзер теләсә нинди сүлпәнлек һәм битарафлык булырга тиеш түгел".

Владимир Путин ассызыклаганча, хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге эшнең төп критерие — «кешеләргә ярдәм итүдә, аларны яклауда төгәллек, оперативлык һәм нәтиҗәлелек булуда».

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Президент берничә йөкләмә бирде һәм аларның бер өлеше буенча «Бердәм Русия» эш башлаган да инде.

Фото: crimea-news.com
#путин
Читайте нас