+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 ноябрь 2020, 07:55

Стәрлетамак ковид-госпиталендә төзелеш тәмамлануга якынлаша

Стәрлетамактагы ковид-госпитальне төзүчеләр булачак дәваханәнең барлык корпуслары буенча җылылык, вентиляция һәм су белән тәэмин итү системасын монтажлауны тәмамлый.

Стәрлетамактагы ковид-госпитальне төзүчеләр булачак дәваханәнең барлык корпуслары буенча җылылык, вентиляция һәм су белән тәэмин итү системасын монтажлауны тәмамлый.
Төзелеш участогы җитәкчесе Руслан Латыйпов әйтүенчә, төзелешкә җәлеп ителгән кешеләр көннән-көн арта бара. Түбә ябу эшләре тәмамлана, корпуслар эчендә эш бара, барысы да тәүлек әйләнәсендәге эш режимында башкарыла.
Әйткәндәй, йогышлы авырулар бүлеге урамга чыгучы ике шлюзлы, санитар бүлмәләре булган, кислород тоташтырылган бокслар белән җиһазландырыла.
Стәрлетамак йогышлы авырулар үзәгендә хирургия бүлеге эшләячәк, анда табиблар ковидлы һәм башка инфекцияле пациентларга операцияләр ясый алачак.
Үзәк составына акушер-гинекология блогы, кабул итү, диагностика бүлеге, бактериологик лаборатория, даруханә керәчәк. Табиблар 40 урынлы уңайлы тулай торакта яши алачак.
Дәваханәнең медицина газлары һәм кислород әзерли торган үз станциясе, чистарту корылмалары һәм дизель электростанциясе, автотранспортны дезинфекцияләү станциясе булачак. Төзүчеләр ковид-госпитальне 1 декабрьгә тапшырырга вәгъдә итә.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас