+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 ноябрь 2020, 10:15

Ковид йоктыручыларның чын саны ачыкланган

Ул рәсми саннардан нык аерыла.

Ул рәсми саннардан нык аерыла.

Коронавирус йоктырган русиялеләрнең чын саны статистиканың рәсми мәгълүматларыннан 10 тапкыр артып китәргә мөмкин. «Медицина лидеры» медицина үзәгенең баш табибы Евгений Тимаков шундый фикер белдерде.

Аның сүзләренә караганда, бу ачыкланган очракларның күбәюе белән бәйле. Гражданнар табибларга мөрәҗәгать итми һәм коронавируска тест бирми, чөнки чирне симптомсыз кичерә яки авыруның җиңел формасына ия.

Шул ук вакытта Тимаков үз-үзен дәвалауның куркыныч булуын кисәтә. Доктор белән киңәшләшмәгән русиялеләр үз хәлен катлауландыра ала. «Аларның бер өлеше инде 10нчы көнгә ук дәваханәгә эләгә», - ди эксперт.

Элегрәк русиялеләрнең 80 процентка якыны респиратор авыруның беренче симптомнары булганда табиб чакыртмый һәм үзләре дарулар ала яки халык чаралары белән дәвалана икәнлеге билгеле булды. Һәр дүртенче кеше витаминнар эчә, чир йоктыручыларның бер өлеше контрольсез антибиотиклар кабул итә, ә 14 проценты иммуномодуляторлар сайлый.

Фото: РИА Новости
Читайте нас