+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 ноябрь 2020, 10:20

Бу ботканы ашаудан туктагыз!

Күпләр озак еллар дәвамында иң файдалыга санаган ботканың сәламәтлеккә зур зыяны ачыкланды.

Күпләр озак еллар дәвамында иң файдалыга санаган ботканың сәламәтлеккә зур зыяны ачыкланды.
Сәламәт иртәнге аш турында сүз чыкканда кем генә күз алдына солы боткасын китерми икән? Өстәвенә, сөткә пешкән, җимешләр салынган, яңа пешеп чыккан бу ботка бик тәмле дә. Күп еллар без аның җиңел, файдалы ризык булуы хакында ишетеп килдек.
Ә бүген килеп, диетологлар бу фикерне инкарь итте. Баксаң, солы боткасының зыяны да бик зур икән! Эш андагы фитин кислотасында. Солыдагы бу кислота кеше организмыннан кальцийны юып чыгара икән.
Аяк-кулларның тиз сынучанга әйләнүе, тешләрнең, чәчләрнең, тырнакларның сыйфаты бозылу да еш солы боткасы куллануга бәйле булырга мөмкин.
Белгечәләр бу ботканы атнага ике тапкырдан да ешрак кулланырга киңәш итми.
Фото: fermerss.ru
Читайте нас