+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 ноябрь 2020, 11:45

Һәр сорауга җавап бирәләр!

Башкортстанда Ситуацион антиковид үзәге эшен дәвам итә.

Башкортстанда Ситуацион антиковид үзәге эшен дәвам итә.
Операторлар коронавирустан дәвалану, бушлай дарулар алу тәртибе буенча консультация бирә. Үзәккә ковид темасы кагылышлы башка сораулар белән дә мөрәҗәгать итәргә була.
Ситуацион үзәкнең эш графигы иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр, тәнәфессез һәм ялларсыз. Республиканың барлык районнары өчен бердәм номер – 8 (347) 218-19-19. Элеккечә 1301 номеры буенча табибны өйгә чакырырга була, ашыгыч ярдәм чакырыр өчен 103 номерына шалтыратырга кирәк. Коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыратырга була – 8 (347) 286-58-27; 8 (347) 279-91-20.
Үзизоляциядә булган 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча “Бердәм Русия”нең төбәк башкарма комитетытна мөрәҗәгать итәргә кирәк – 8-800-201-89-03.
Фото: bash.news
Читайте нас