+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 ноябрь 2020, 14:20

Янә бер якташыбыз ковид корбаны булды...

Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 76га җитте.

Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 76га җитте.
Соңгы тәүлектә ковид йоктыруның 131 яңа очрагы расланды. Республикада коронавирус йоктыручылар 13318гә җитте.
Әле республика дәваханәләрендә 394 кеше ковидтан дәвалана, аларның 31е авыр хәлдә, 18е үпкәләргә ясалма вентиляци ясау аппаратына тоташтырылган.
Инфекцияне чагыштырмача җиңел формада кичерүче 1422 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 4 кеше короанвирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны –11426.
Кызганычка каршы, пневмония очраклары да көннән-көн ешрак ачыклана. Соңгы тәүлектә 395 кешегә бу диагноз куелган. 411 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1621980 тикшерү үткәрелгән, 1569355 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 9074, 8889 кеше тест үткән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Читайте нас