Республика клиник дәваханәсенә 200 мең сум күләмендә штраф салганнар.
Анда коронавирус белән авыруның 1414 очрагын яшереп калдырганнар.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт дәваханәнең ведомствога COVID-19да тикшеренүләрнең уңай нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирмәвен ачыклаган.
"Коронавирус йогышы белән авыруның исәпкә алынмаган 1414 очрагын яшерү, эпидемиягә каршы үз вакытында тулы чаралар күрелмәү бик күп кешеләр арасында инфекция таралуга китерде", - дип хәбәр иттеләр судта.
Элек Уфаның Октябрь район суды коронавирус пандемиясе вакытында хокук бозулар өчен дәваханәне 100 мең сумлык штрафка тарттырган иде инде.
Яз көне дәваханә коронавирус таралу чыганагы булды. 1200 пациент һәм табиб анда карантинга ябылды. COVID-19 белән зарарлану куркынычы зонасына 3000 кеше эләккән иде.
Фото: Башинформ