+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 ноябрь 2020, 14:55

Коронавирус соңгы тәүлектә: 36 кешенең хәле авыр...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 13446га җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 13446га җитте.
Соңгы тәүлектә янә 128 кешедә ковид булуы расланды.
Әле республика дәваханәләрендә 353 кеше дәвалана. Аларның 36сы авыр хәлдә, 13 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Чагыштырмача җиңел формада авыручы 1499 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 92 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 11518.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы 76 якташыбыз вафатына бу инфекция сәбәпче булды.
Кызганыч, пневмония очраклары көннән-көн күбрәк ачыклана. Соңгы тәүлектә янә 411 кешегә бу диагноз куелган. Соңгы тәүлектә 416 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1 миллион 632 мең 171 тикшеренү үткәрелгән, 1 579 321 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 10191, 9966 кеше тест үткән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас