Биредә эшләүче операторлар һәр көн саен республика кешеләреннән коронавируска бәйле меңләгән шалтырату кабул итә.
Мәгълүм булуынча, төгәл бер атна элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Уфадагы “Торатау” Конгресс-холлында Ковидка каршы ситуацион үзәк эшли башлады.
“Безнең кешеләрнең шалтыратулары кайчагында дәвалау учреждениеләренә барып җитә алмый. Алар гади генә мәгълүматны ала алмый интегә. Әлеге вакытта рөхсәт ителгәнчә, өйдән чыкмый гына “больничный” кәгазе тутырта алмый. Анализ нәтиҗәләре һәм башкалар турында мәгълүмат ала алмый. Кыскасы, сәламәтлек саклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек артты”, — дип язды үз блогында республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Бу җәһәттән яңа Ситуацион үзәк эшчәнлеге нәкъ менә шушы мәсьәләләрне хәл итү-гә, бүген медицина учреждениеләрендәге киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән дә инде. Ситуацион үзәкнең кураторы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева белдерүенчә, тәүге өч көндә генә дә операторлар тарафыннан өч меңнән артык шалтырату кабул ителгән.
Республика халкын, нигездә, нинди мәсьәләләр борчый? Ситуацион үзәк белгечләре аларга ничек ярдәм итә? Бу җәһәттән Ковидка каршы ситуацион үзәк җитәкчелеге һәм белгечләре республика халкына нәрсәләр киңәш итә һәм нинди оператив мәгълү-матларга мотлак колак салырга чакыра? Түбәндә алар белән берлектә әзерләнгән язмада сүз шул хакта бара.
COVID-19га анализны кайда тапшырырга мөмкин?
Әгәр сездә симптомнар юк, ә белешмә кирәк икән, мәсәлән, ялдан кайткач, сез ПЦР анализын түбәндәге клиникаларда тапшыра аласыз:
1. “Медиалаб” – 7-937-309-46-84, (347) 262-73-77,
2. “Лорак” лаборатория диагностикасы үзәге – (347) 244-55-50, (347) 244-55-60,
3. “МЕГА” медицина үзәге – 8 800-234-70-70,
4. “Лаборатория” тикшеренү үзәге – (347) 200-81-71,
5. “Медицина тикшеренүләре үзәге” – (347) 216-22-33,
6. “Медсервис” (Салават шәһәре) – 8-800- 250-32-90,
7. “Башкортстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге”:
Уфа – (347) 287-29-45,
Күмертау – (34761) 4-38-85,
Туймазы – (34782) 7-25-96,
Стәрлетамак – (3473) 43-68-00.
Әгәр сездә авыру билгеләре бар икән, яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итегез, терапевт сезгә юллама бирәчәк. Дәүләт медицина учреждениеләрендә юллама буенча тестлар бушлай үткәрелә. Әгәр кешенең температурасы югары булса, яки авыру сәбәпле ул хәрәкәт итә алмаса (инсульт, паралич һ.б.), анализны аның өендә алырга мөмкиннәр.
Коронавируска анализ борын һәм авыз куышлыгыннан алына. Бу процедура алдыннан ике сәгать тешләрне чистартырга, тәмәке тартырга, ашарга һәм вируска каршы препаратлар кабул итәргә ярамый.
— 1301 телефоны буенча. Шәһәр һәм кесә телефоныннан шалтыратырга мөмкин;
— үз поликлиникаңның регистратурасы телефоны буенча,
— https://doctor.bashkortostan.ru/ “Доктор Башкортостан” сайты аша,
— http://www.gosuslugi.ru “Дәүләт хезмәтләре” сайты аша;
— поликлиниканың регистратурасына шәхсән килеп;
— поликлиникалар һәм дәваханәләр холлында электрон терминаллар аша.
Ковидка тестның нәтиҗәләрен ничек һәм кайчан белеп була?
Дәүләт клиникаларында эшләнгән тест нәтиҗәләре, гадәттә, 48 сәгать эчендә әзер була, барысы да лабораториядәге йөкләнешкә бәйле. Чәршәмбе көнне үткән Хөкүмәт киңәшмәсендә Президент Владимир Путин срокларны тизләтергә кушты.
Нәтиҗәләрне поликлиникада — үз табибыңнан, республиканың Бердәм медицина порталында онлайн белешергә була. Интернеттагы doctor.bashkortostan.ru/ адресы яисә “К-Врачу” мобиль кушымтасы аша. Алгоритм шундый: сайтка “Дәүләт хезмәтләре” аша керәбез, “Медицина картасы” вкладкасын ачабыз, “Тарих” битен сайлыйбыз. Сезнең барлык анализлар да шунда саклана.
Әгәр минем тест нәтиҗәләре уңай булса, якыннарыма анализ бирергә кирәкме?
Күптән түгел яңа кагыйдәләр үз көченә керде, алар нигезендә, әгәр гаиләдә кем дә булса авырып китсә, сез ике атналык үзизоляциягә китәргә тиеш. Әмма тестны авыру билгеләре булган очракта гына тапшырырга кирәк.
Бушлай дарулар кемнәргә тиеш һәм аларны ничек алырга?
Яңа коронавирус инфекциясе (шул исәптән вируслы пневмония) расланган яисә ихтимал булган очракта, барлык гражданнар да бушлай дарулар алу хокукына ия. Алар:
— амбулатор шартларда, ягъни өйдә дәваланучылар. Диагнозны поликлиника, ашыгыч медицина ярдәме һәм стационарның кабул итү бүлеге табибы билгеләргә тиеш;
— 2020 елның 16 ноябреннән соң авыручылар (указ шушы көнне үз көченә керде). Ягъни, әгәр сезгә диагнозны 15 ноябрьдә һәм элегрәк куйган булсалар, бушлай препаратларга дәгъва итә алмыйсыз. COVID-19ны дәвалап бетерү өчен сезгә дару препаратлары каралмаган.
Дарулар пакеты бирү турындагы карарны поликлиника табибы (участок табибы яисә ашыгыч ярдәм бүлеге табибы) кабул итә. Җыелмага күрсәткечләр буенча вируска каршы препаратларның берсе (Фавипиравир, Гидроксихлорохин яки Умифеновир), температураны төшерә торган (Парацетамол) һәм схемалар нигезендә башка препаратлар керә. Аларның барысы да һәр кешегә шәхсән билгеләнә. Даруларны сезгә табиб караганнан соң 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча алып килергә тиешләр. Даруларны китерү белән медицина хезмәткәрләре, шулай ук, “Безнең хәстәрлек” үзәге волонтерлары, медицина колледжларының волонтерлык үзәкләре, БДМУ, башка белем бирү учреждениеләре, “Бердәм Русия” партиясенең республика оешмасы волонтер-медиклары шөгыльләнә.
Шунысы мөһим: препаратларны ябылмаган тартмада бирәләр! Эчендә сезнең ризалык бирүегез турында мәгълүмат һәм опись булачак.
Мин компьютер томографиясенә эләгә алмыйм. Нәрсә эшләргә?
Компьютер томографиясе — организмның нурланыш алуы белән бәйле катлаулы процедура, шуңа күрә ул табиб күрсәтмәсе булган очракта гына үткәрелә. Пневмонияне диагностикалау өчен күкрәк читлеге рентгенын ясарга була. Бу шулай ук нәтиҗәле һәм хәвефсезрәк тә.
Ярдәм сорап тагын кая шалтыратырга мөмкин?
“Бердәм Русия” партиясенең “Безнең хәстәрлек” волонтерлык үзәге: 8-800-201-89-03;
табибны чакыру өчен бердәм номер: 1301;
Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясе: (347) 286-58-27, 279-91-20.
Ковидка каршы ситуацион үзәк шалтыратуларны ял көннәрсез +7 (347) 218-19-19 номеры буенча иртәнге 8.00 сәгатьттән 20.00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Әйткәндәй, 20 ноябрьдә үзәк эше белән Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров танышты һәм биредәге белгечләр алып барган эшчәнлеккә югары бәя бирде. Кыскасы, Ситуацион үзәк белгечләре йөзендә республика кешеләре коронавируска бәйле катлаулы хәл-шартларда ышанычны аклаучы янә бер терәк тапты!
Илдар Фазлетдинов әзерләде.