Табиблар моны һич уйламаган авыруның яшерен билгесе дип кисәтә.
Дисфагия яисә азыкны кыенлык белән йоту - үпкә яман шешенең бер билгесе булып тора, дип белдерә Англиянең Милли сәламәтлек саклау хезмәте белгечләре.
Үпкә яман шеше онкология авыруларының иң киң таралган төрләренең берсе булып тора. Яман шешне дәвалау җиңел түгел, чөнки аны иртә стадиядә ачыклау кыен. Рой Каслның Үпкә яман шеше фондында аның яшерен билгеләренең берсен билгеләгәннәр.
Табиблар кисәтүенчә, әгәр пациент йотканда һәм ашаганда авырту, әрнетү яисә башка төрле кыенлыклар кичерә икән, бу үпкәдәге яман шеш нәтиҗәсе булырга мөмкин.
Моннан тыш, ютәл, сулыш вакытында авырту, аппетит булмау, хәлсезлек һәм тән авырлыгын югалту кебек билгеләргә дә игътибарлы булыгыз.
Фото: zabolevaniya