"Һәм бу карар үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде. Мондый кабинетлар булмаган торак пунктларга, ә район үзәгенә барып җитәргә ерак, безнең күчмә дәвалау-диагностика комплексы киләчәк. "КамАЗ" базасында әлеге модульне 3нче Уфа балалар стоматология поликлиникасы өчен сатып алдык.
Монда иң заманча җиһазлар бар, ул иртә этапта балаларда теш белән проблемаларны ачыкларга һәм аларны вакытында дәваларга мөмкинлек бирәчәк. Барыннан да элек, медицина ярдәмен балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, авыр тормыш хәлендә калган балалар алалачак. Күчмә стоматология кабинетының беренче юнәлеше Зилаер районы булды. Кичә, 24 ноябрьдә, табиб Наталья Абдуллина җитәкчелегендәге балалар стоматологлары бригадасы Кыйгы районына барды. Алар инде социаль приютта тәрбияләнүчеләрне һәм башлангыч сыйныф укучыларын Еланлы авылында карап чыктылар, ә бүген Югары Кыйгыда эшлиләр", - дип яза "Вконтакте"да республика Башлыгы Радий Хәбиров.