14 мең квадрат метр мәйданлы дәваханә беренче пациентларын декабрьдә үк кабул итәчәк. Монда 70 изоляцияләнгән бокс булачак, 300гә кадәр пациентны кабул итү мөмкинлеге бар. Гади бокслар һәм реанимация палаталарыннан тыш, биредә бала тудыру һәм балалар бүлекләре, хирургия блогы, бактериологик лаборатория, томография бүлеге каралган. Госпиталь территориясендә санавиация өчен вертолет мәйданчыгы да булачак.
Бүген төзелештә меңгә якын кеше эшли, 80нән артык техника җәлеп ителгән. Прораб Александр Гуляев әйтүенчә, төзелеш тәүлек әйләнәсенә бара.
– Корпуслар эчендә бүлемнәр, түшәмнәр эшләнә, эчке инженер челтәрләре үткәрелә, бизәкләү эшләренә тотындык, җылыту системасын монтажлау дәвам итә. Тыштан төзекләндерү эшләрен тәмамлыйбыз, дәваханә территориясендәге юлларга асфальт түшәлә. Җиһазлар кайта башлады, – дип билгели Александр Гуляев.
Пандемия вакытында биредә 400 белгеч эшләячәк. Якындагы шәһәрләрдән “кызыл зона”да эшләү тәҗрибәсе булган табибларның вахта ысулы белән эшләве оештырылачак. Белгечләр өчен тулай торак биреләчәк. Стәрлетамак хакимияте 10 хезмәт фатиры да бирәчәк.
Яңа үүзәк күп функцияле булачак, пандемиядән соң аны икенче профильгә күчерергә мөмкин. 1 декабрьгә брлык төзелеш-монтаж эшләре тәмамланачак.