Яман шеш - заман афәтләренең берсе. Аның аркасында ел саен бихисап гомерләр өзелә. Бу үлемечле авырудан вакцина табулары үзе бер могҗиза!
Америка Кушма Штатларында яман шешкә каршы вакцина ясаганнар һәм әлеге вакытта аны сыный башлаганнар. Әлбәттә, башта хайваннарда. Әлеге вакцинаны кадагач, хайваннарның 90 процентының организмында уңай нәтиҗә күренгән. Юан эчәк рагына каршы кадалган вакцина яман шешнең күләмен кечерәйткән, хайваннарның хәле күзгә күренеп яхшырган, иммунитетлары көчәйгән.
Якын киләчәктә Америка галимнәре яман шешкә каршы вакцинаны кешеләрдә сыный башларга ниятли.
Фото: rg.ru