Уфа шәһәренең Иҗтимагый үсеш фонды 41 000 сумлык шәхси саклану чараларын - 20 респиратор, 20 саклау экраны, 50 пар перчатка һәм бер тапкыр кулланыла торган 200 битлек җыелмасын шәһәрнең 7 районы волонтерларына тапшырды.
- Хәзерге вакытта азык-төлек тупланмаларын формалаштырабыз. Ялгыз өлкәннәр өчен 200-300 тупланмага без яңа ел азык-төлекләрен җыеп, декабрь аенда таратырбыз дип өметләнәбез. Бер тапкыр да ярдәм алмаган әбиләр бар. Әлеге вакытта аларның бер туганнары да юк. Барлык компанияләр дә ярдәм итми.
Әмма, шуңа да карамастан, ярдәм итәргә әзер кешеләр бар. Мәсәлән, 8 оешма хәйрия акчалары, яки азык-төлек тупланмалары һәм татлы бүләкләр тапшырды инде. Ярдәм итәргә һәм безгә бүләкләр алып килергә җыенучылар да бар, - дип шәрехләде Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе, Уфа шәһәренең Иҗтимагый үсеш фонды башкарма директоры Ольга Панчихина.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте