+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 ноябрь 2020, 09:30

Беренчел медицина ярдәменә игътибар зур

Бу атнада республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сәламәтлек саклау өлкәсендәге мөһим чаралар турында доклад белән чыгыш ясады.

Бу атнада республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сәламәтлек саклау өлкәсендәге мөһим чаралар турында доклад белән чыгыш ясады.
– Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында амбулатор-поликлиника учреждениеләренең ресурс базасын ныгыту өчен 2021-25 елларда яңа төзелешләр, булган объектларны яңарту, реконструкция һәм ремонт буенча чаралар планлаштырылган. Программаның гомум бюджеты 2021-25 елларда 19 миллиард 896,1 миллион сум тәшкил итә. Аларның 15 миллиард 683,8 миллион сумы - федераль бюджеттан, 2 миллиард 844 миллион сумы республика бюджетыннан бүленәчәк, – диде Максим Забелин.
Программа проектында түбәндәге чаралар планлаштырыла:
сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонт үткәрү;
беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтү өчен медицина оешмаларында медицина җиһазларын алыштыру һәм өстәмә тәэмин итү;
пациентларны - медицина оешмаларына, медицина хезмәткәрләрен пациентлар яшәгән йортларга илтү өчен беренчел медико-санитар ярдәм күрсәткән медицина оешмаларын медицина автомобиль транспорты белән тәэмин итү.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы чаралары 2021 елда башланачак.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасын раслау турында” Башкортстан Хөкүмәте карары проекты әзерләнгән. Ул Башкортстан Хөкүмәтендә каралачак.
Фото: bavly-tat.ru
Читайте нас