+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 ноябрь 2020, 09:19

Ковид узса да, хәвеф узмаган

Коронавирус белән авырып савыккан кешеләрнең күбесенең сәламәтлегендә җитди тайпылыш күзәтелә икән.

Коронавирус белән авырып савыккан кешеләрнең күбесенең сәламәтлегендә җитди тайпылыш күзәтелә икән.

Әлеге инфекциядән савыкканнан соң пациентларның күбесе хәтер начарланудан җәфалана башлавын белдергән.

Алар гадәти генә эшләр башкарганда да моны сизгән: биш минут элек кенә алып куйган әйберләрен таба, яки көн дә кулланыла торганнарының атамаларын искә төшерә алмыйча интеккән.

Кайбер пациентлар исә вакыт агышын тоюлары үзгәрүенә зарланган. Алар өчен тулы бер көн биш минут кебек сизелми дә үтеп китә башлаган.

- Бу тайпылышлардан бер көндә генә котылып булмый, - ди табиблар. - Алар ковид белән авырган кешенең баш миенә кислород җитмәү, организмның токсик матдәләр белән агулануы сәбәпле барлыкка килә.

Мондый хәл күзәтелгәндә табибка мөрәҗәгать итү кирәк, шулай ук күбрәк саф һавада яңа маршрутлар буенча йөрү, чит ил телен өйрәнә башлау, башваткычлар чишү, чигү, рәсем төшерү, пластилиннан төрле сыннар ясау бик файдалы.

Фото: ugo-osetia.ru
Читайте нас