+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 ноябрь 2020, 07:55

Ковидка тест нәтиҗәсе смс-хәбәр белән килә

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа хезмәтләндерү башлап җибәрде – хәзер гражданнарга COVID-19га тикшеренүнең нәтиҗәсе турында смс-хәбәр җибәрелә.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа хезмәтләндерү башлап җибәрде – хәзер гражданнарга COVID-19га тикшеренүнең нәтиҗәсе турында смс-хәбәр җибәрелә.
Чираттагы брифингта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, бу хезмәт республикада 21 ноябрьдән башкарыла.
– Көн саен 6,5 меңнән артык смс-хәбәрләр җибәрелә. Әле сәламәтлек саклауның дәүләт учреждениеләрендә үткәрелгән тест нәтиҗәләре хакында хәбәр ителә. Смс алыр өчен биоматериал тапшырганда Республика медицина мәгълүмат-аналитика системасына юллама эшләнә, нәтиҗә смс-хәбәр белән килсен өчен безнең лаборатория хезмәткәрләре мотлак рәвештә сезне мобиль телефон номерыгызны актуальләштерүне сораячаклар, – диде Максим Забелин.
Шулай итеп, хәзер авыручыга поликлиникага барырга яисә шалтыратырга кирәкмәячәк, тест нәтиҗәсе телефонга киләчәк.
Фото: mobilemarketingwatch.com
Читайте нас