+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 ноябрь 2020, 17:25

“Бер төчкерү – ковид түгел әле!”

Башкортстанның Ковидка каршы колл-үзәгенә килүче шалтыратулар характеры үзгәрә башлаган. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына аның җитәкчесе Римма Үтәшева сөйләгән.

Башкортстанның Ковидка каршы колл-үзәгенә килүче шалтыратулар характеры үзгәрә башлаган. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына аның җитәкчесе Римма Үтәшева сөйләгән.
– Мәсәлән, безгә шалтыраталар һәм сорыйлар: “Күршене ковидтан дәваланырга алып киттеләр, хәзер кем подъездны эшкәртергә тиеш? Яисә мондый мөрәҗәгать булды: “Букмейкер конторалары ничәгә кадәр эшләргә тиеш?”– дип сөйли Ковидка каршы колл-үзәк координаторы.
Ләкин болар – берәм-сәрәм генә очраклар. Үзәккә күпчелек мөрәҗәгатьләр элеккечә амбулатор ярдәм күрсәтүгә кагыла, кешеләр табибка языла алмаса яисә терапевтның килүен көтеп җиткерә алмаса мөрәҗәгать итә.
Шартлыча икенче урында ковидка тест нәтиҗәләрен алу белән бәйле мөрәҗәгатьләр тора. Мондый мөрәҗәгатьләр көннән-көн азая бара, чөнки бюджеттагы медицина оешмаларының лабораторияләре ПЦР-тест нәтиҗәләрен СМС-хәбәрләр белән җибәрә башлады.
Беренче өчлекне дарулар белән тәэмин ителеш турындагы сораулар йомгаклый.
Башкортстанның Ковидка каршы колл-үзәге операторларына хәзер күп нәрсәне аңлатырга туры килә, ягъни абонентлар арасында аңлату эшләре алып барырга.
Күп сораулар амбулатор дәваланучылардан ковидка каршы даруларны бушлай алу турында килә.
– Төгәл язылган: өйдә дәвалану өчен мондый даруларны диагнозы расланган кешеләргә генә бирәләр. Кешенең температурасы күтәрелде икән – бу әле коронавирус дигән сүз түгел. Диагноз тест нәтиҗәләреннән соң гына куела. Табиб пациентның авыруы җиңел формада һәм аңа өйдә дәваланырга мөмкин икәненә ышангач. Менә шунда Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган бушлай дарулар бирелә. Бер төчкерү ул әле ковидка саналмый. Мин үзем грипп белән авырганда шулай ук ишетмәдем дә, исләр дә сизмәдем. Теләсә кайсы вирус бер үк билгеләргә ия, шуңа күрә үз-үзеңә диагноз куеп, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми, – ди Римма Үтәшева.
Башкортстанда Ковидка каршы колл-үзәк 16 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән “Торатау” Конгресс-холлында эшли башлады.
Колл-үзәк иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. Һәркем анда Уфадагы күпканаллы 218-19-19 телефоны буенча шалтыратырга һәм оператив рәвештә квалификацияле ярдәм алырга мөмкин.
Фото: Валерий Шахов
Читайте нас