6 миллиард 552,8 миллион сумга 7404 берәмлек җиһаз алыначак. Медицина учреждениеләренә өстәмә җиһазлар алуга 4 миллиард 260,5 миллион сум тотылачак. 6190 берәмлек җиһаз алыначак:
109 наркоз-сулыш алу апараты,
98 УЗИ аппараты,
34 санлы флюорограф,
48 маммограф,
1 КТ аппарты,
44 рентген аппарты,
59 эндоскопик стойка,
9 эндоскопик система.
Медицина җиһазлары тузу сәбәпле медицина оешмаларын яңадан җиһазлау өчен 1214 берәмлек җиһаз алуга 2 миллиард 292,3 миллион сум каралган:
49 үпкәләргә ясалма вентиляци яясау аппараты,
117 УЗИ аппараты,
39 санлы флюорограф,
8 маммограф,
53 рентген,
1 эндоскопик система.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы 2021 елда башланачак.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасын раслау турында” Башкортстан Хөкүмәте карары проекты әзерләнгән. Ул Башкортстан Хөкүмәтендә каралачак.