2022 елда - Кырмыскалы, 2024-25 елларда Бакалы поликлиникалары реконструкцияләнәчәк. Бу максатларга 780 миллион сум каралган.
Төбәк программасында катнашучы 85 сәламәтлек саклау учреждениесенә (поликлиникаларга, ФАПларга, табиб амбулаторияләренә) 465,9 миллион сумга капиталь ремонт үткәреләчәк. Алар - Приютово, Красноусольск, Олы Устьикин, Мишкә үзәк район дәваханәләре, 48 поликлиника, 11 участок дәваханәсе, 20 табиб амбулаториясе. Учреждениеләрнең гомум мәйданы – 70 302 квадрат метр.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы 2021 елда башланачак.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасын раслау турында” Башкортстан Хөкүмәте карары проекты әзерләнгән. Ул Башкортстан Хөкүмәтендә каралачак.