Менә бер ел дәвамында дөнья яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшә. Башта аның хакында бернәрсә белмәсәк, хәзер мәгълүмат бар, табиблар аңа каршы көрәшергә, дәваларга өйрәнде, галимнәр вакциналар өстендә эшли. Шулай да бу яңа инфекция турында әле күп нәрсә ачыкланмаган һәм аны җиңә торган төгәл дару да юк. Ә менә әлегә булган мәгълүматтан файдаланып, авыруны кисәтү, дәвалау буенча белгечләр киңәшләрен белү һәркем өчен файдалы булыр.
Нәрсә коткарыр? Табиблар инфекцияне кисәтү өчен дә, дәвалау вакытында да С һәм Д витамины кулланырга киңәш итә. Температура күтәрелә башласа, парацетамол эчү хәерле. Ә менә антибиотиклар белән мавыкмаска киңәш итә белгечләр. Ковидтан үпкәләр зарарланганда антибиотиклар ярдәм итми. Авыруның көчәюе ихтимал. Антибиотикларны табиб күрсәтмәсеннән башка контрольсез куллану күп проблемаларга китерергә мөмкин.
Ничек тукланырга? Инфекцияне кисәтү өчен дөрес туклану да мөһим. Табиблар өч нәрсәне чикләргә куша – тоз, шикәр, май (аеруча трансжирлар). Алар организмны тарката. Күбрәк аксым, яшелчә-җимеш куллану мөһим. Саф һавада йөрергә вакыт табарга, аеруча кояш нурлары төшкән чакта тышта йөреп калырга кирәк.
Гаджетлар – хәвеф чыганагы. Әйе, әйе! Алар бактерия һәм вирусларның төп чыганагы. Мобиль телефон аша инфекция йоктырырга теләмәсәгез, гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Җәмәгать урыннарында, бәдрәфтә булганнан соң кулларны сабынлап юу мөһим. Телефонны даими рәвештә антисептиклар белән эшкәртеп торырга кирәк. Иң яхшысы – спирт нигезендәге антисептиклар.
Инфекция гадәти булмаган үзенчәлеккә ия. Ковид дигән бу афәт элек күзәтелгән әллә күпме вирусның үзенчәлекләрен берләштергән. Мәсәлән, иммун системасының дизрегуляциясе Эболада күзәтелгән, тромблар барлыкка килү Кырым-Конго геморрагик бизгәгендә, Денге бизгәгендә булган. Ә ис сизү сәләте югалу коронавирусның гына уникаль үзенчәлеге түгел, ул тагын 20дән артык вируслы инфекциядә күзәтелә.
ПЦР-тест – диагностикалауның төп ысулы. Ул борыннан һәм тамактан алынган биологик материалда РНК вирус барлыгын ачыклый. Нәкъ ПЦР-тест нәтиҗәсе күрсәтелгән белешмәне хезмәт һәм уку урынында, сәяхәткә юлланганда таләп итәләр.
IgM и IgG антитәнчекләренә анализ инфекциянең организмда нинди стадиядә булуын, антитәнчекләрнең булу-булмавын ачыклый. Ул кан тамырыннан кан тапшыру аша алына.
Авыру билгеләре күзәтелгән кешедән ПЦР-тестны өенә килеп алалар. Ә үзең теләп инфекцияне кичергәнме-юкмы икәнеңне, инфекциянең әле организмыңда бармы-юкмы икәнен беләсең килсә, түләүле клиникаларга мөрәҗәгать итәргә була. Алар Уфада берничә. Хакларын һәм анализ тапшыру вакытын Интернетка кереп, клиникаларның сайтларыннан табарга мөмкин.
Авыру билгеләре башланса, нишләргә? Паникага бирелмәскә, өйдән чыкмаска. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә! Бу катгый тыела. Беренче билгеләрне сизү белән медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә, табиб чакырырга кирәк. Авыручыларның күбесе инфекцияне җиңел формада үткәрә һәм исән-имин савыга. Психологик яктан тыныч булу, яхшы нәтиҗәгә ышану да зур роль уйный.
Кая шалтыратырга?
Ковидка каршы ситуацион үзәк шалтыратуларны көн саен 8-20 сәгатьләрдә, тәнәфессез һәм ялсыз кабул итә.
Телефон номеры республиканың барлык районнары өчен бер – 8 (347) 218-19-19.
Башка хезмәтләрнең “кайнар элемтә” номерлары да эшен дәвам итә:
1301 – табибны өйгә чакыру, 103 – ашыгыч ярдәм чакыру, 104; 8 (347) 286-58-27;
8 (347) 279-91-20 (күпканаллы, тәүлек әйләнәсенә) – коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча, 8-800-201-89-03 – үзизоляциядәгеләргә, 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга дарулар һәм азык-төлек китерү өчен.