+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 ноябрь 2020, 11:15

Медицина оешмаларына – яңа автомобильләр

Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларын транспорт белән тәэмин итү максатында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында 2021-25 елларда амбулатор-поликлиника учреждениеләренең ресурс базасын ныгыту өчен 808,7 миллион сумга 647 транспорт берәмлеге алыначак.

Файдалану вакыты биш елдан артык булган 357 автомобильне алыштыру планлаштырыла. Моңа 446,2 миллион сум тотылу каралган:
пациентларны медицина оешмаларына илтү өчен 238 автомобиль,
медицина хезмәткәрләрен пациентларның өйләренә илтү өчен 119 автомобиль.
Беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларын өстәмә автомобильләр белән дә тәэмин итү каралган. 362,5 миллион сумга 290 автомобиль алыначак:
пациентларны медицина оешмаларына илтү өчен 194 автомобиль,
медицина хезмәткәрләрен пациентларның өйләренә илтү өчен 96 автомобиль.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы 2021 елда башланачак.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасын раслау турында” Башкортстан Хөкүмәте карары проекты әзерләнгән. Ул Башкортстан Хөкүмәтендә каралачак.
Фото: gipermed.ru
Читайте нас