Шулай итеп, республикада коронавирустан үлүчеләр саны 81гә җитте.
Бер тәүлектә янә 139 кешедә куркыныч инфекция ачыкланган, барлыгы пандемия башыннан 14126 якташыбызда ковид расланды.
Әле республика дәваханәләрендә 522 кеше дәвалана, аларның 35е авыр хәлдә, дүртесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Җиңел формада авыручы 1633 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлктә 26 кеше савыккан, барлыгы савыгучылар саны – 11890.
Пневмония белән авыручылар да арта бара. Соңгы тәүлектә бу диагноз янә 403 кешегә куелган. 392 кеше савыккан.
Барлыгы 1689302 тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 10190.
Фото: live24.ru